Татарстан Республикасында Идел һәм Кама елгалары буенда су саклаучы урман утыртмаларын утыру өчен кишәрлекләр сайлау эше дәвам итә. Әлеге эшләр "Иделне савыктыру" федераль проекты кысаларында диффузлы пычрану проблемасын хәл итү максатларында үткәрелер дип көтелә.
ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ инженеры Рөстәм Дәүләтшин ТР Мәгариф министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Биосфера" республика лагерь-мәктәбендә катнашучылар өчен урман белеме һәм дендрология буенча лекция үткәрде.
Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булып узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ директоры Рим Фәхраҗиев, Министрлык хезмәткәрләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда 63 илдән 1,3 меңнән артык конкурсант катнашачак.
Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 августына алар 10,7 мең га мәйданда башкарылган.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләр үтәлеше барышы турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә бурычлар куелды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасында "Лесовоз" оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Узган атнада дәүләт урман инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, 9 уртак рейд үткәргән, 7 машина, агач материаллары тикшерелгән, хокук бозу очраклары ачыкланмаган.
16 августтан 29 августка кадәр Казан шәһәре территориясендә, шулай ук ТР Лаеш муниципаль районының Олы Кабан һәм Столбище авыл җирлекләрендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле. Тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланган.
Бүген Министрлыкта урман идарәсенә һәм эчке тәэмин итү чылбырына ресертификация аудиты нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык һәм "Урман сертификациясе" ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашты.