Тантанада Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева сүзне министрлыкның эшләр башкаручысы Гадел Галиуллинга биргәндә, бу уку елында факультет һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында кадрлар әзерләү һәм республика урман хуҗалыгын фәнни-техник тәэмин итү буенча хезмәттәшлек дәвам итте, дип белдерде.
Г.Галиуллин, чыгарылыш төркемен котлаганнан соң, министрлык урман хуҗалыгы оешмаларына эшкә яшь, укымышлы, оста белгечләр килүен тели, аларга биредә хезмәт, иҗат һәм фәнни эшчәнлек буенча барлык мөмкинлекләр булдырылачак, дип ышандырды.
Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Гадел Баязитов исә укып чыгучыларны республиканың урман хуҗалыгы оешмаларындагы вакантлы урыннар белән таныштырды.
Чиркәү 2013 елның көзендәге ут төртүдән соң яңадан торгызылды. Яңа гыйбадәтханә искесен төгәл кабатламый, ләкин тышкы яктан охшаш. Аның проекты Россия Православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән килешенгән иде.
Гыйбадәтханә республика җитәкчелеге, район предприятиеләре һәм халкы ярдәме белән төзелде, шул исәптән 3 млн сум Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бүлеп бирелде. Ә чиркәүнең агач бураларын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бурап бирде.
“ПРАВ?ДА!” ток-шоуының Россия Федерациясе территориясендәге урман янгыннарына багышланган тапшыруында РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты депутатлары, Авиалесохрана белгечләре, фән вәкилләре катнашачак. Программаны әзерләүчеләр, Татарстан Хөкүмәте һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәрә торган чаралар турында сөйләвен үтенеп, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка да мөрәҗәгать иткәннәр. (Шул чаралар нәтиҗәсендә Татарстанда инде өч ел рәттән урман янгыннары чыкмый.)
“ПРАВ?ДА!” (ОТР) ток-шоуы эфирга 9 июльдә 19.30да чыга.
Бу көнне университет аудиторияләрендә кеше күп булды. Ректор Евгений Романов төрле елларда укып чыгучыларны каршы алды, алар арасында Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре дә бар иде.
Университетта иң өлкәне булган Урман хуҗалыгы факультеты – Россиядәге шундый профильле иң алдынгы факультетларның берсе. 2013 елда ул урман белгечләре әзерли башлауның 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Нәкъ шушы факультет нигезендә Югары урман мәктәбе төзелгән, соңра ул Идел буеның иң эре вузларының берсенә әверелгән.
Университетны тәмамлаучылар мондагы иң яңа урман хуҗалыгы инновацияләре, биологик лабораторияләр, ботаника бакчасы белән дә таныштылар.
Прогноз июньдәге гидрометеорологик торыш фактларына, Росгидрометның июль ае өчен озайлы температура һәм явым-төшем прогнозларына, күпьяклы корреляцион анализ нәтиҗәләренә нигезләнә. Янгын куркынычының күпьеллык уртача күрсәткечләрдән ашу ихтималы Идел буе федераль округы территориясендә прогнозлана.
Урманнарны янгыннан саклау идарәсе оператив штабының эш планына һәм Татарстан Республикасы урман фондындагы оештыру чаралары планына ярашлы рәвештә урман янгыннарын булдырмау чаралары күрелә. Заманча техникалы биш ПХС III һәм унсигез ПХС II янгын-химия станциясе Биектау, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш, Саба районнарында тәүлек буе вахтада тора. Җирдән һәм һавадан патрульлек ителә. 609 кешедән торган 203 ирекле янгын дружинасы оештырылган, алар урманнарны алдан билгеләп расланган маршрутлар һәм графиклар буенча күзәтәләр.
Әлегәчә республика территориясендә урман янгыннары теркәлмәде.
Биш “яшел символ”дан – язгы утчәчәк (адонис), гади чикләвек, сабакчалы имән, вак яфраклы юкә һәм гади нарат арасыннан берсен сайларга кирәк. Тавыш бирү “Россия аллеясы” бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында үткәрелә. Республика символы буласы үсемлекне ruspriroda.ru Интернет порталы аша тавыш биреп тә якларга мөмкин.
Хәзерге вакытта вак яфраклы юкә беренче урында, ә икенче урынны татарстанлылар сабакчалы имәнгә, өченче урынны гади наратка бирә.
2014 елның июненнән сентябренә кадәр Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты округка кергән барлык РФ субъектларында “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” 28.12.2013 № 415-ФЗ федераль законы кагыйдәләренең үтәлеше буенча киңәшмәләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр үткәрә.
Беренче региональ киңәшмә Казанда үткәрелде. Анда катнашучыларны министрның беренче урынбасары Харис Мусин тәбрикләде. Киңәшмәдә шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Хокук идарәсе башлыгы Иван Советников, “Рослесинфорг” федераль идарәсе генераль директоры урынбасары, 28.12.2013 № 415-ФЗ федераль законы кагыйдәләрен тормышка ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев, ИбФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов катнашты.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына шактый мөрәҗәгатьләр кергән. Шул сәбәпле, киңәшмәнең төп максаты булып 28.12.2013 № 415-ФЗ федераль законы кагыйдәләрен агач ташу, маркалау, сату-алу белән шөгыльләнүче агач әзерләүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә, аны экспортлаучыларга аңлату, закончалык кагыйдәләрен куллануның бердәм практикасын формалаштыру тора.
Тыюлык башлыгы А.Г.Фәйзуллин белән бергә журналистлар ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр яши торган урыннарга бардылар, табигать саклау законнарының һәм аерата саклау режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдларда катнаштылар. Командировка вакытында җыелган материаллар ТЯГ телекомпаниясенең “Яшәү тирәлеге” программасында кулланылачак.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нефть саммиты 14нче тапкыр үткәрелә, шуның 5нчесендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итә. Чарада нефть чыгару компанияләре җитәкчеләре һәм нефть чыгару районнарының хакимият башлыклары катнаша. 2014 елга саммитта тикшерелә торган сораулар арасында – Татарстанның ягулык-энергетика комплексын 2006-2020 елларда үстерү программасы, скважиналар төзүдә яңа технологияләр иңдерү тәҗрибәсе, пластларның нефть бирүчәнлеген күтәрүдә яңа технологияләр куллану һәм башкалар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм В.Д.Шашин ис. “Татнефть” ААҖ арасында 12677.65 га урман кишәрлекләрен арендалау турында 187 килешү төзелгән. 12677.65 га тулай мәйданда урманнарны үзләштерү проектларына 186 уңай дәүләти экспертиза нәтиҗәсе чыгарылган.
Закон проекты концепциясе үрнәк килешү формасын урман кишәрлекләрен арендалауның типовой килешүенә алыштыруны күздә тота. Форманың элеккеге киңәш бирү характеры, һәм, нәтиҗә буларак, аны куллануның мәҗбүри булмавы урманнардан файдалану буенча бердәм дәүләт политикасын тиешенчә тормышка ашырырга мөмкинлек бирми иде.