ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2025 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә өстәл теннисы буенча халыкара ярышларны, шулай ук РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XXIII ачык шәхси-команда республика ярышларын ачу тантанасы узды.


28
март, 2025 ел
җомга

26-28 март көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе дәүләт технология университеты базасында «Волгатех урман кубогы» һөнәри осталык төбәкара конкурсы узды.

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрә.

«Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО Евразия икътисадый комиссиясе белән берлектә «Яшел Евразия» халыкара климат конкурсын уздыра. 2025 елда катнашучылар климат эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча 12 номинациядә үз проектларын тәкъдим итә алалар.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урманнарда янгын куркынычы сезонына тикшерүләренә йомгак ясалды.

Бүген Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбенең «Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар.

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Балык Бистәсе районының «Каенкай» МБМУ «Югары Тегермәнлек УББМ» һәм Лениногорскиның 3 нче урта мәктәбенең «Дубки» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Макулатура тапшыр – агачны коткар» экологик акциясендә катнаштылар.

2025 елның 9-11 июлендә Казан шәһәренең «Казан Экспо» ХКҮ «Спецтехника» техника һәм сәнәгать җиһазлары махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International