ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Леонид Герасимов янына барды һәм аны 90 яшьлек юбилее белән котлаган.

Лубян урманчылыгы территориясендә «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, урманчылыкны урман корылышы буенча әзерлек эшләрен башкара, аерым алганда, өйрәтү-күнекмә алу полигоннарына нигез салу эшләре башкарыла.


7
август, 2020 ел
җомга

Бүген Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне, алга таба киселгән агач материаллары һәм погонаж эшләнмәләр җитештерүгә җибәрү өчен, агач эшкәртү станоклары белән җиһазландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә «Зәй урманчылыгы» ДКУ тарафыннан 2020 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалы үстерү буенча техник кабул итү материалларының дөреслеге тикшерелгән.

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итү агымдагы елның 31 августына кадәр озайтылган.


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елның 1 яртыеллыгында федераль бюджетка бурычларны түләтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә Департамент җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Минзәлә урманчылыгының Уса участогы территориясендә урманчылык хезмәткәрләре өчен чираттагы күчмә семинар-киңәшмә узды.


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Урман һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты» ФБУ (ВНИИЛМ ФБУ) директоры урынбасары Сергей Родин белән очрашты.

Бүген Зеленодольск урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы эшләренең сыйфатына тикшерү үткәрелде. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре катнашты.

Лениногорск урманчылыгы белгечләре Иске Куак участогының 1 бүлемтегендәге 62 кварталда, визирларны үлчәп һәм кисеп, кишәрлек периметры буйлап чик баганалары урнаштырып, тиешле ОСТа 56-40-80 «Табигый, урман корылышы билгеләре»н урнаштырып, шәхси ихтыяҗлар өчен урман диләнкеләрен бүлеп бирү эшләрен уздырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International