«Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» (https://regioninformburo.ru) дигән мәгълүмат агентлыгын формалаштыра.
Татарстандагы урман питомникларында орлык чәчү эше дәвам итә.
ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә триплоидлы үсакның in vitro клоннары үрчетелә.
«Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылган.
1 нче май көнне http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2020» конкурсы буенча тавыш бирү башланды. Аны оештыручы – «ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянс коммерциясез партнерлыгы.
Тавыш бирү өчен тарихи әһәмияткә ия 12 уникаль агач исемлеге «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе тарафыннан расланган. Номинантлар арасында Брянск, Белгород, Псков, Липецк, Кемерово, Тамбов, Тверь өлкәләре, Дагыстан, Карелия, Чувашия, Мордовия һәм Марий Иленнән дә агачлар бар.
«Елның Россия агачы» конкурсы «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Россия беренче тапкыр 2018 елда Халыкара конкурста катнашты һәм шунда ук призер булды – Белгород өлкәсендәге имән агачы өченче урынны алды. 2019 елда Мәскәү өлкәсенең Абрамцево музей-утарындагы «Абрамцево имәне» мактаулы икенче урынга лаек булган иде. Быелгы Россия вәкиле – Калмыкиядән «Ялгыз тирәк» – «Елның Европа агачы – 2020» халыкара конкурсында өченче урын алып, бакыр призер булган.
«Россия Федерациясендә озын гомерлы, мәдәни, тарихи, табигый һәм рухи кыйммәткә ия булган уникаль карт агачлар бар. Алар – Россиянең милли байлыгы, узган буыннар һәм якты тарихи вакыйгалар турында гасырлар буенча истәлекләрне саклый торган агачлар. Без алар белән гадел нигездә горурланабыз һәм алар турында бөтен дөнья белергә тиеш, – ди Бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе рәисе Сергей Пальчиков. – Россия «Елның Европа агачы» халыкара конкурсында дүртенче тапкыр катнашачак. Сез биргән тавыш 2021 елда узачак Европа ярышларында кайсы агачның илебез данын яклаячагын хәл итәчәк».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында да уникаль агач бар – Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.), ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының яше – 134 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.
Ел саен 4 нче майда дөньяда Халыкара янгын сүндерүчеләр көне (International Firefighters' Day) – янгын сүндерүчеләрнең һәм ашыгыч хезмәтләрнең профессиональ бәйрәме билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә. Бүген Казандагы Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утыртылды.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 апрелендәге 242 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 маена кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнде.
Ютазы урта мәктәбенең «Зеленый патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар үзизоляция шартларында да эшне дәвам иттерә.