Бөгелмә урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше тәмамланып килә.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 812,7 мең үсенте утыртылган.
2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күпфункцияле үзәкләр элек кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.
2020 ел башыннан бирле Татарстан Республикасындагы урман хуҗалыклары белгечләре 222 кг ылыслы токым орлыгы әзерләгән. Аларның 146,3 кг – нарат, 70,2 кг – чыршы, 5,5 кг – карагай.
Аксубай урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше дәвам итә. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре яфраклы агачларның сапларын әзерли. Әлеге эшләргә барлыгы 18 кеше җәлеп ителгән.
Татарстан халкы «Бөек Җиңү һәм «Яшел яз»: үткәнебез белән горурланабыз һәм киләчәк алдында җаваплыбыз» экологик-ватанпәрвәрлек акциясендә катнаша ала.
Бүген Министрлыкта республиканың Кама Тамагы һәм Балтач районнары территориясендә урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.
«Әгерҗе урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре, «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» ДКУ тәрбияләнүче балалар белән берлектә, Красный Бор урманында «Табигать белән тату булып» экологик сукмагы территориясендә сыерчык оялары элде.
Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчү эшләре тәмамланып килә.