ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Урман кишәрлекләрен арендалаучыларның күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан урман торгызу яки урман үрчетү эшләрен башкару кагыйдәләрен аңлата. Әлеге кагыйдәләр РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 7 маендагы 566 номерлы карары белән расланган.

"Иң яхшы эковолонтер отряды" II Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов АН-2 очкычы ярдәмендә республиканың урман фонды территориясен карап чыкты. Чарада шулай ук "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин да катнашты.

Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ 32 нче икътисадый төркем студентларының чыгарылыш квалификация эшләре якланды. Дәүләт имтиханнары комиссиясен ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров җитәкләде.

Яшел Үзән районының 14 нче лицееның мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенең эше белән танышты. Балалар өчен экскурсияне филиал җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова үткәрде.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елда республикада "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында 42 берәмлек техника сатып алыначак.

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Узган атна ахырында ТР "Нурлат урманчылыгы"  дәүләт казна учреждениесенең Чулпан кишәрлеге урманчылыгы базасында Мәктәп урманчылыкларының район слеты-конкурсы узды. Чарада катнашучыларны җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев һәм Нурлат муниципаль районы Мәгариф идарәсе методисты Ольга Тарасова сәламләде.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды.


15
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Свердлау өлкәсенең Березовка шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Ул бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International