2019 елның 16 июнендә Татарстан Республикасының кайбер районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә. Болар – Яшел Үзән, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Биектау, Лаеш, Питрәч, Спас, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Сарман, Мөслим, Әлмәт һәм Лениногорск, Минзәлә муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре.
2019 елда Татарстанда "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында 4,5 млн. сумлык махсус урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алыначак.
Татарстан Республикасында урман утыртмаларына карата урман патологиясе буенча тикшеренүләр дәвам итә. Дәүләт йөкләмәсе нигезендә, быел ул 42,4 мең гектар мәйданда башкарылачак.
Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.
Фаразланган күрсәткечләр буенча, 2019 елның 15 июнендә республиканың кайбер муниципаль районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә.
Кичә, 12 июньдә, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган туристлык слеты узды. Чара Россия көненә багышланган иде.
Татарстанда "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында урман торгызу эшләре дәвам итә. Бу елның 13 июненә 2315 га мәйданда эшләр уздырылган.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш визиты белән булды. Биредә ул Арча урманчылыгы территориясендә башкарылган урман культуралары эшләренең сыйфатын бәяләде.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга лицееның "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Сарсак-Омга авылы чишмәсе территориясен җыештыру һәм төзекләндерү өмәсендә катнашты. Әлеге чара Сарсак-Омга авыл җирлеге администрациясе тарафыннан оештырылды.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Аверс: урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алу мәгълүмат системасын эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә "Аверс информ" ҖЧҖ белгечләре Алия Сафина, Венера Сәфәргулова, Министрлык һәм республика урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты.