ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Кичә, 24 гыйнвар көнне, Лубян урман-техника көллияте студентлары Иннополис университетында булдылар. Анда балалар белем бирү аудиторияләрен, лабораторияләрне һәм югары уку йортындагы башка бүлмәләрне карады, шулай ук "Җирне дистанцион зоналарга бүлү нигезләре. Урман хуҗалыгында космик сурәтләрне куллану" лекциясен тыңладылар.

Быелның гыйнварында Kastamonu компаниясе  Германия Федератив Республикасында "DOMOTEX" күргәзмәсендә дөнья тармагы бергәлегенә "Алабуга" МИЗ заводының агач-плитә продукциясен күрсәтте.

Татарстандагы югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары командалары "Россиянең яшел югары белем бирү йортлары" россиякүләм программасы кысаларында экологик квестларда катнаша ала. Квестлар онлайн-платформада уза һәм катнашучылар чынбарлык тормышта яки Интернетта үтәргә тиешле тематик биремнәрне үз эченә ала. Биремнәр кызыклы һәм файдалы, белем бирә торган һәм методик материаллар белән үрелеп бара.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районының “Лесхоз УББМ” МБМУ “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар “Кошлар ашханәсе” дигән акция уздырды. Чара кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләде һәм аларны мәктәп территориясендә элеп чыкты.

Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре чыгарылыш сыйныфларда укучылар белән очраша.

Республика урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында хезмәт шартларына махсус бәяләү уздырыла.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елда 100 артык урман тармагы белгече квалификация күтәрү курсларын узачак.

Кукмара муниципаль районының “Лубян урта мәктәбе” МБМУ “Экос” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясенә кушылды. Аның кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләде һәм мәктәп территориясе буйлап аларны элеп чыкты.

ТР “Кама урманчылыгы” ДКУ белгечләре чыгарылыш сыйныфларда укучы балалар белән профориентация очрашуларында катнашты.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә булды, анда 2019 елга бурычлар каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International