Бүген Министрлыкта урман комплексын исәпкә алу буенча "Аверс: Урман фонды белән идарә итү" мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләләренә кагылышлы семинар булды. Чараны "Аверс информ" ҖЧҖ экспертлары уздырды. Семинарга 40 артык кеше – Министрлыкның һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең белгечләре җыелды.
Урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар өчен дәресләр уздыра. ТР “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев, әйтик, Әгерҗе муниципаль районының “Л.Айтуганов исемендәге Девятернә ГББМ” МБМУ 8 нче һәм 9 нчы сыйныфларында укучылар белән очрашты.
Бүген Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды.
2018 елда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белгечләре һәлак булган һәм зыян күргән урман утыртмалары мәйданнарын 15 мең гектарга киметкән. Бу хәл уздырылган урман хуҗалыгы эшләре һәм санитар-савыктыру чаралары комплексы нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Түбән Кама муниципаль районының "Балалар экологик-биологик үзәге" МББ МБУ базасында мәктәп укучылары ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры Рәшит Әхәтов белән очрашты. Очрашу барышында Рәшит Әхәтов мәктәп укучыларын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы торышы белән таныштырды, урман ресурсларын саклау һәм үрчетү буенча уздырыла торган эшләр, тармактагы һөнәрләр һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк хайваннар турында сөйләде.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, Министрлык һәм тармак учреждениеләре белгечләре катнашты.
Хәзерге вакытта республика районнарында "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына ТР Урман хуҗалыгына буйсынучы ведомство учреждениеләрендә җыелышлар уза. Бүген шундый утырышлар Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарында узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.
Шимбә, 26 гыйнвар көнне, "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Ютазы урта белем бирү мәктәбе" МБМУ башлангыч сыйныф укучылары өчен "Урманнарны янгыннардан саклагыз" дигән сыйныфтан тыш чара уздырды. Дәрес барышында мәктәп укучыларына урманның кеше тормышындагы роле, урман янгыннарына китерүче сәбәпләр һәм аның нәтиҗәләре хакында сөйләделәр, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар.
Быелның 26 гыйнварында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Урта Шөн авылында "Россиянең татар авыллары" россиякүләм иҗтимагый оешмасы призына IV төбәкара хоккей ярышлары узды.
ТР Аксубай муниципаль районының урман тармагында берьюлы берничә кадр үзгәртелде. ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчысы итеп Андрей Ильмухин, ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДКУ яңа директоры итеп Сергей Кузнецов билгеләнде. 24 гыйнвар көнне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тиешле боерыкларга кул куйды. Бүген учреждениеләрнең коллективларын яңа җитәкчеләре белән министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов һәм Рәис Гомәров таныштырды.