Бүген ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев Биектау муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.
Шимбә, 2 февраль көнне, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Кызыл Алан штп үзәк стадионында Сул як яр буе кубогына хоккей буенча IV турнир булды.
Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2018 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган баланс комиссиясе утырышы булды.
ТР Әгерҗе муниципаль районында ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ 2018 елгы эш йомгаклары турында сөйләштеләр.
БМО (ФАО) азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы 2019 елда Халыкара урманнар көненә багышлап конкурс уздыра. Конкурс шартлары буенча анда катнашучыларга "Урманнар һәм мәгариф: Урманны яратырга өйрәнү!" темасын һәм бәйрәм шигарен чагылдыра торган оригиналь футболка дизайнын уйлап чыгарырга кирәк.
"Рослесозащита" ФБУ филиалы - "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" белгечләре һәм Яшел Үзән муниципаль районының "Ласточка" 1 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы" МББМУ тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы буенча уздырыла торган "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясенә кушылды.
Республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату эше уздырыла. Шушы көннәрдә, әйтик, Буа шәһәренең "Алтынчәч" гомуми үстерү тибындагы балалар бакчасы" МБМББ учреждениесендә "Чиста урман турында әкият" театральләштерелгән тамашасы оештырылды. Оештыручылар сүзләренә караганда, әкиятнең сюжеты балалар үзләренең урманар һәм андагы байлыклар турында белемнәрен ныгытырлык, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдырырлык итеп төзелгән.
ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре "Красный Бор урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ укучы балалар өчен "Тылсымчы Кыш" рәсем конкурсын уздырды.
Татарстан районнарында ТР Урман хуҗалыгына буйсынучы ведомство учреждениеләрендә "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына җыелышлар уза. Бүген шундый чара Минзәлә муниципаль районында узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.