Табигать саклау акциясендә 300дән артык кеше, бигрәк тә мәктәп укучылары актив катнашты. 90 гектар чамасы мәйданда 50 кубометр чүп-чар җыелды. Иң зур игътибар елга ярларына, аеруча саклаулы территорияләргә бирелде.
Каты көнкүреш калдыклары муниципаль предприятиеләр транспорты белән ташылды.
Бу урманчылык территориясендә генә 350 яшьтән олырак, кәүсә диаметры 1.5 метр булган имәннәр сакланган. Өстәмә агачлар утыртыла, имән буенча даими орлык базасы булдырыла.
Шуңа күрә дә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән бергә, Татарстанда имән чикләвекләрен җыеп саклау буенча орлыкчылык комплексы төзү мәсьәләсе тикшерелә. «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү үзәге имәнлекләрне яңадан торгызу эшендә дөньякүләм белем һәм тәҗрибәләрне берләштерүче халыкара мәйданга әйләнергә дә мөмкин.
Алар Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәген, Нургали Миңнеханов ис. дендро-бакчаны карадылар, агач үстерү кишәрлекләрендә булдылар. Аннары Урман хуҗалыгы бистәсендә конференциянең пленар утырышы үткәрелде.
Конференциядә катнашучылар иртәгә Кайбыч районына баралар, программада – имән плантацияләренең тәҗрибә объектларын, урман питомнигын һәм генетик резерватны карау. Аннары пленар утырыш һәм фәнни фикер алышулар дәвам итәчәк.
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне. Әһли Фәйзуллин җитәкләгән «Кичкетаң» тыюлыгы инспекторлары, мәктәп укучылары Иж елгасы ярында экологик өмә үткәрделәр. Елга ярлары пыяла һәм пластик шешәләр, пакетлар, иске покрышкалар һәм тутык тимерләр белән чүпләнгән иде. Өмәдә катнашучылар берничә сәгать буе шул чүп-чарны капчыкларга җыйдылар. Эш беткәч, А.Г.Фәйзуллин укучыларга: «Без бик зур территориянең бер өлешен генә җыештырдык әле. Киләчәгебезгә битараф булмаган һәр кеше гап-гади рәвештә чүп савытына барып җитәргә тырышса, планетабыз чистарак булыр иде!» – дип белдерде.
Ахырда бәйрәм үткәрелде – татар һәм удмурт милли киемнәре кигән балалар кечкенә концерт күрсәттеләр, аннары чәй эчтеләр.
Республика урманнарында 4-5 класслы янгын куркынычы игълан ителде. Азнакай урманчылыгы җитәкчесе И.Р.Кашапов, Азнакай районы дәүләти янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Б.А.Шәйхетдинов һәм Азнакай районы буенча ТР ГтХМ идарәсе башлыгы Р.Т.Хәйруллин журналистлар өчен урман янгыннарын булдырмау темасына брифинг үткәрделәр. И.Р.Кашапов республика урманнарындагы хәлләр турында сөйләде һәм хәбәр чаралары вәкилләреннән газеталарда, радио һәм телевидениедә белешмә бирүләрен, аңлату эшләре алып баруларын сорады.
«Россия урманнарын тергезүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм Россия имәнлекләре» конференциясе кабул итүче як – Татарстан урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиевның тәбрикләве белән ачылды. Аның әйтүенчә, регион Россиядә алдынгыларның берсе, шул исәптән экология мәсьәләләренә югары игътибары белән аерылып тора. Экологиянең терәге булган урманнарны тергезүгә һәм саклауга Татарстанда аеруча игътибар ителә, республиканың урман хуҗалыгы – барыннан элек яңарышлар мәйданы булып тора.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы исеменнән конференциядә катнашучыларны Урманнардан файдалану һәм урманнарны яңадан торгызу идарәсе башлыгы М.С.Доронин тәбрикләде. Ул: галим һәм белгечләрнең мондый очрашулары илнең урман хуҗалыгындагы «авыру»ларны ачыклау өчен дә, хуҗалыкны камилләштерүнең нәтиҗәле чараларын әзерләү өчен дә бик файдалы, дип белдерде.
«Озын Алан» тыюлыгы башлыгы Василий Никитин болай аңлата: «Бу үсемлек ТР Кызыл Китабына кертелгән. Башмакчыклар 586 данә саналды. Аларның кечкенә генә мәйданда шулай оешып үсүе еш күзәтелми. Барысы диярлек чәчәк атып утыра, кайберләре генә инде чәчәк койган. Бу үсемлекнең орлыклары начар шыта, үсеп киткәннәре 8нче – 10нчы елда гына чәчәк ата, шуңа күрә бу үсемлеккә белгечләр нык игътибар итәләр.»
Ерткыч кошларны төсле тамгалау буенча RRRCN программасы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килешү кысаларында орнитолог Ринур Бикмансуров һәм тыюлык белгечләре 21 ак койрыклы су бөркете баласын боҗралады.
Спас утравында узган боҗралауда Татарстанның Спас районы башлыгы К.А.Нугаев һәм Куралово авыл җирлеге башлыгы С.С.Романов та катнашты.
Конференцияләрне оештырырга Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни тикшеренү институты, Россия урманнарны саклау үзәге, Архангельск ш. Төньяк урман хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты алынды.
Конференциянең бурычы – пленар утырыштан һәм ТР урман хуҗалыклары белән танышудан соң Россия һәм Татарстан имәнлекләрендә урман яңарту һәм урман хуҗалыгын алып бару чаралары комплексын планлаштыру, оештыру, технологик тәэмин итүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү. Пленар утырыш 4 июньдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында уздырыла, 5-6 июньдә конференциядә катнашучылар Саба һәм Кайбыч урманчылыкларына баралар.
Бөтенроссия дистанцион олимпиадасының «Бухгалтерия исәбе» номинациясендә Россия Федерациясенең 25 субъектындагы 57 һөнәри белем бирү оешмасында укучы 316 студент катнашты.
Анда III урынны алган Светлана Зайцеваның остазы – Лубян урман-техник колледжы укытучысы Татьяна Фахразиева.