Лаеш урманчылыгының Питрәч кишәрлеге урман мастеры Илдар Хәйруллин Ф.А.Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбенең «Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм саклау» темасына дәрес үткәрде.
В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» XXII конкурсына гаризалар кабул итә башлаган.
Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында киңәшмә узды, анда 2024 елда «Экология» илкләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре каралды.
Шилнәбаш авылындагы Шилнәбаш урта мәктәбе территориясендә әтиләргә багышланган аллея утыртылган.
Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Урманнарның яшь сакчылары» мәктәпкәчә урманчылык сафларына багышлау тантанасы узды.
Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла.
«Кайбыч махсус орлыкчылык хуҗалыгы» ТР ДБУ урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү төгәлләнгән.
«Я и Красная книга» («Мин һәм Кызыл китап») республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә.
Бүген РФ Федераль Җыенының Федерация Советында киңәшмә узды, анда 2030 елга кадәр Россия Федерациясе урман комплексын үстерү стратегиясен актуальләштерү мәсьәләләре каралды.