ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һәм «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ инженеры Солтан Шәймуллин «Биосфера» республика экологик лагерь-мәктәбенең XXIX сменасында катнашучылар алдында лекция белән чыгыш ясадылар.

2023 елның 12 августында 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең Кремль яр буенда «ЭКОfest» яшьләр экологик фестивале узачак.

Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 2 августыннан 10 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасының аерым районнарында урманнарда янгын куркынычының IV классы сакланачак.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.

Бүген Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  31.07.2023 ел, № 907 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 31 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде.

Урманның цифрлы дубликаты (ФГИС ЛК) буенча материаллар белән ведомствоның рәсми сайтында мәгълүмат системалары бүлегендә танышырга мөмкин.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды.

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лаеш муниципаль районында булды.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсенең Татарстан Республикасы буенча су ресурслары бүлеге белән берлектә, «Интернет» челтәрендә Казан шәһәренең «Миллениум» күпере янында Куйбышев сусаклагычының (Идел елгасы) яр буе һәм су саклау зонасында законсыз төзелеш эшләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча урнаштырылган мәкалә буенча тикшерү оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International