ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда 2020 елның 10 ае эшенә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

Бүген туризм буенча федераль агентлыкта туризм-рекреация кластерлары оештыру һәм экологик туризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалистлары проектларын тәкъдир итү-киңәшмә узды.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Урман тармагы белгечләре республиканың мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар белән актив эш алып бара.

Агымдагы елның 27 октябрендә Казан шәһәрендә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен «Ел казанышы – 2019» IV республика конкурсына йомгак ясалган.

«Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре көзге урман культуралары сезоны кысаларында эшләрне төгәлләгән.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Идел буе федераль округының хуҗалык эшчәнлеген дистанцион мониторинглауның комплекслы системасы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

«Климат» һәм «Экопросвет» россиякүләм экологик квестларына йомгак ясалган. Эко-квестлар «Россиянең яшел югары уку йортлары» федераль партнерлык программасы кысаларында үткәрелгән.

«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре 2021 елның язында урман торгызганда кулланылачак утырту материалының характеристикаларын бәяләү буенча табигый эшләрне төгәлләгән.


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Дрезден Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) арасында «Усак утыртмалары арасында тотрыклы урман хуҗалыгы алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» уртак фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек дәвам итә.

Табигать материалларыннан эшләнгән «Канатлы фантазияләр» VII интернет-конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнә. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International