Россия кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясы буенча VIII интернет-конкурста катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эшләре тәмамланды. Ул 2020 елның 6 нчы апрелендә башланачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Цифрлы нигездә үзгәртеп кору үзәге һәм Ак Барс Цифрлы технологияләр командасы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыкмыйча гына цифрлы пропуск алу өчен сервис эшләгән һәм эшләтеп җибәрде.
«Планетаның сәламәтлеге? Минем кулда!» Халыкара балалар иҗаты конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурс РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ ФҖ Федерация Советы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һ.б. ярдәмендә үткәрелә.
Ел саен, 1 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә безнең планетада иң иске интернациональ экологик бәйрәм – Халыкара кошлар көне (International Bird Day) билгеләп үтелә.
Халыкара урманнар көненә багышланган «Татарстан урманнарын саклыйк!» XIII ачык конкурсына йомгак ясалды.
«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесендә урманнарга килгән гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләренә кереште.
Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшыртуга аерым игътибар бирелә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлыларны Россия Президенты тарафыннан эшләми торган көннәр дип игълан ителгән бу атнада өйдә калырга, үз-үзеңне, туганнарыңны һәм якыннарыңны – коронавирус йогышыннан, ә табигатьне урман янгыннарыннан сакларга чакыра.
Агымдагы елның 23-29 нчы март көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урман фонды җирләрендә 295 мәртәбә патрульлек уздырган. Бу вакытта урман законнары бозылуның 2 очрагы ачыкланган, урман фондына китерелгән зыян 1 мең сум күләмендә бәяләнә.