ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

РФ Урман кодексының 63.1 статьясында файдалы казылма ятмаларын эшкәрткәндә, торба үткәргечләр, автомобиль юллары, электр линияләре төзегәндә, урманда агач эшкәртү объектлары урнаштырганда, шулай ук урман фонды җирләрен башка категориягә күчергәндә киселә торган урман мәйданнарына тигез мәйданнарда «компенсация» урманнары булдыру бурычы билгеләнгән.


27
март, 2020 ел
җомга

2020 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарылачак.

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыклары партияләреннән пробалар сайлап алучыларны аккредитацияләү эше дәвам итә.

Бөгелмә урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше тәмамланып килә.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 812,7 мең үсенте утыртылган.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күпфункцияле үзәкләр элек кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.

2020 ел башыннан бирле Татарстан Республикасындагы урман хуҗалыклары белгечләре 222 кг ылыслы токым орлыгы әзерләгән. Аларның 146,3 кг – нарат, 70,2 кг – чыршы, 5,5 кг – карагай.

Аксубай урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше дәвам итә. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре яфраклы агачларның сапларын әзерли. Әлеге эшләргә барлыгы 18 кеше җәлеп ителгән.

Татарстан халкы «Бөек Җиңү һәм «Яшел яз»: үткәнебез белән горурланабыз һәм киләчәк алдында җаваплыбыз» экологик-ватанпәрвәрлек акциясендә катнаша ала.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Кама Тамагы һәм Балтач районнары территориясендә урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International