ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.
«Әгерҗе урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре, «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» ДКУ тәрбияләнүче балалар белән берлектә, Красный Бор урманында «Табигать белән тату булып» экологик сукмагы территориясендә сыерчык оялары элде.
Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчү эшләре тәмамланып килә.
Бүген Министрлыкта Татарстанның 2019 елда «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Әлмәт урманчылыгы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авылының 1 нче номерлы «Дюймовочка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен «Кешеләр, хайваннар һәм кошлар тормышында урман» дигән әңгәмә үткәрде.
Татарстан Республикасында «Парклар маршы» халыкара табигать саклау акциясе башланып китте Быел ул 25 нче мәртәбә уздырыла.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә.
«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ оештыра.
ТР «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе 7 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Минзәлә урманчылыгының Юртау участогы территориясендә сыерчык оялары элде.