ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында Усали урта мәктәбе һәм Түбән Сон урта мәктәбе базасында ике яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк.

Агымдагы елның 20-26 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 380 мәртәбә патрульлек үткәргән һәм урман законнары бозылуның 3 очрагы ачыкланган. Урман фондына китерелгән зыян күләме 6,9 мең сум, дип бәяләнә.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2019-2020 елларда кыш Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе өчен аномаль җылы һава торышы белән билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгындагы кадрлар сәясәтенең төп максаты – барлык дәрәҗәдәге кадрларны әзерләү, яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү юлы белән тармакны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, аларны эшкә урнаштыру һәм производствога беркетү, җитештерү хезмәте, һөнәри үсеш өчен уңай шартлар тудыру.

Минзәлә шәһәренең "Тополек" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Минзәлә урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү участогында булды.

Лубян урман-техниа көллиятендә Россиянең Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Бүген Татарстан Республикасы eрман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районының Яңа Усы һәм Митрәй авыл җирлекләре гражданнары җыенында катнашты.

Бүген Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең "Табигать варислары" һәм Тәтеш районы Урюм урта мәктәбенең "Лесовичок" мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булдылар.

Лубян урман-техника көллиятендә Россия студентлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Студентларны көллият директоры Рим Фәхраҗиев һәм Лубян авыл җирлеге башлыгы Виктор Костин котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International