Яр Чаллы педагогия көллияте базасында "Яшьләр фәндә – киләчәкнең инновацион потенциалы" V Россиякүләм гыйльми-гамәли конференциясе булды.
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышлар Казанның Үзәк стадионы базасында узды.
Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чәчәк ат, минем республикам" онлайн эко-квестында катнашты. Эко-квест 2019 елның 15 апреленнән 15 маена кадәрге чорда санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР "Чиста булачак" яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Казан дәүләт аграр университетында максатчан укыту мәсьәләләре буенча җыелыш булып узды.
Татарстанда урман питомникларында орлыклар чәчү эше тәмамланып килә.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чараны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча планлы эш алып барыла.
Кичә, 15 майда, ТР Азнакай муниципаль районының "Чатыр-Тау" дәүләт табигать комплекслы тыюлыгы территориясендә "Дустыңа урман бүләк ит" табигатьне саклау акциясе узды. Акцияне оештыручы - "Почта Банк" ГАҖ.
Бүген Түбән Новгород шәһәрендә "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл булып узды.