ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

«Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасы дәвам итә, биредә без Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйлибез. 

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ Җәлил кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рузилә Илһамова Сарман районының 1 нче Җәлил урта мәктәбенең 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары өчен «Янгыннарны кисәтү һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага дәрес үткәргән.

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2025 елның 23 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә.


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин Тәтеш муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.

«Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондында урнашкан кырмыскалыкларны койма белән әйләндереп алу буенча эш алып бара.

Татарстанда «Экояз» республика конкурсы дәвам итә.


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

«Профессионаллар-2025» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында «Урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышларда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студенты Данил Лукоянов икенче урынны алды.

«Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасын дәвам итәбез, анда Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйлибез. 

«Агерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Эрнест Ганиев белән берлектә урман тармагы ветераннары Габделмоталлап Рәхмәтуллинны һәм Илсөяр Шәрипованы юбилей даталары белән котладылар.


19
апрель, 2025 ел
шимбә

Бүген Казанда «Тулпар» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International