ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда 2020 елның 5 ае эшенә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

 

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Тәтеш урманчылыгының Тархан участогында 19 нчы кварталның 6 нчы бүлемтегендә һәм 8 нче кварталның 6 нчы бүлемтегендә урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән 2 чүплекне бетергән.

 

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза: «Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында» 18.04.2018 ел, № 77-ФЗ федераль закон нигезендә 2019 елның 1 нче гыйнварыннан башлап гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачны ирекле тәртиптә җыя ала.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров видеоконференция режимында Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең башлангыч йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясады.

Кичә, 24 нче майда, Шәһәр яны урманчылыгының Биектау участогының 179 нчы кварталы территориясендә «Катнашу эзләре» дигән экологик квест узган.

Зеленодольск муниципаль районының 10 нчы «Йолдызлык» гимназиясе территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган.

Россия Табигать министрлыгының Росзаповедцентр инициативасы белән фәнни-популяр «Наука и жизнь» журналы сайтында «Ускользающий мир» мәгълүмат проекты эшли башлаган.


22
май, 2020 ел
җомга

«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Зеленодольск урманчылыгының 114 һәм 126 кварталларында ликвид булмаган агачларны җыештыру эшләрен башкарган.

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә беренче курс төркемнәре арасында онлайн-форматта «Математика атналыгы» үткәрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International