Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Биектау һәм Югары Ослан районнарында булды. Анда ул муниципаль берәмлекләр башлыклары Рөстәм Кәлимуллин һәм Марат Зиатдинов белән очрашты.
"Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Азнакай муниципаль районының "Азнакай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ "Ак каен" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен лекция үткәрде.
2020 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 90 мәртәбә патруль үткәргән.
2020 елда Татарстанда "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында "Экология" илкүләм проекты кысаларында 4,8 мең га мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла.
Биләр мәдәният йорты базасында Алексеевск муниципаль районының Биләр авыл җирлеге гражданнары җыены узды.
ТР "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урманнан файдалану буенча инженеры Рәисә Хәмзина Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә "Каенкай" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде.
Бүген Татарстанга булган эш сәфәре кысаларында РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Урман хуҗалыгы министрлыгының "Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында" дигән темага йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән очрашты.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда эшкә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар куелды.