Бүген Казанда "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәге базасында (И.Шакиров исемендәге концерт залы) Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Татарстанда "ЭКОлидер" республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2019 елның 2 сентябреннән 15 ноябренә кадәр үткәрелгән иде.
Яңа ел алдыннан "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен "Чыршыны саклыйк" дигән экологик бәйрәм үткәрде.
Татарстанның Бөгелмә урманчылыгы Ютазы кишәрлеге урманчылыгы базасында Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы әгъзаларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
"Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә "Бозда күңелле стартлар" дигән ярышлар узды.
Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Бүген Сколковода "Чиста ил" форум-күргәзмәсе кысаларында узган Россия Табигать министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә "Экология" илкүләм проекты буенча 2019 елга нәтиҗәләр ясалды, шулай ук аны алга таба гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспорт белән ташуны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортка җибәрүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында тармак белгечләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. 2019 ел башыннан бирле 96 кеше – Министрлык, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре курсларда катнашкан.