ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районының 3 нче гимназиясендә 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.

"Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылды.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Республикасы иҗтимагый  яшьләр оешмалары һәм берләшмәләренең III советы узды. Чараны "Социаль белем бирү академиясе" АКО оештырды.

Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр циклы башланып китте.

Чүпрәле районы Шылангы урта мәктәбенең "Урман аланы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Кышын кошларны ашатыгыз!" акциясенә кушылды. Акция кысаларында укучылар мәктәп яны участогы территориясендә кошлар өчен җимлекләр ясады һәм элеп чыкты.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.

Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

"Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылды.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы җыелышы булып узды. Чарада Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Лениногорск районы Сугышлы мәктәбендә "Урман әкияте" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар экология һәм энергияне саклау нигезләре турында белде. "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп!" темасына сыйныф сәгатен берләшмә җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Фәния Әхмәтова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International