ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 22 июленә булган мәгълүматларга караганда, яшь агачларны карау 1,3 мең га мәйданда башкарылган.


19
июль, 2019 ел
җомга

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының икътисад, дәүләт заказлары урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультантына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс узды.

"Казан (Идел буе) федераль университеты" ФДББУ 3нче курс студенты Илсур Җиһаншин "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәге базасында уку практикасын узды.

Бүген ТР "Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белгечләре Балык Бистәсе районы Шомбыт урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар белән очрашты.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"ВНИИЛМ" ФБУ "Көнчыгыш-Европа УСС" филиалы белгечләре быел Татарстан Республикасы урманнарында яңарту һәм үзгәртеп кору кисүләре буенча тәкъдимнәр әзерли. Әлеге фәнни-тикшеренү темасы 2019 елга дәүләт йөкләмәсендә билгеләнгән иде.

Урман тармагы белгечләре республиканың балаларны савыктыру лагерьларында тәрбияләнүче балалар өчен дәресләр үткәрә.

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ укырга керү мәсьәләләре буенча очрашу узачак.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 29-31 июль көннәрендә Кукмара муниципаль районының Лубян урман-техника көллияте ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узачак. Чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан 124 кеше катнашачак, ә слет барлыгы 200 артык кешене җыячак.

Татарстанда урманнарда янгын хәтәренә бәйле сезон дәвам итә Исегезгә төшерәбез, ул агымдагы елның 15 апрелендә башланган иде.

Бүген "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Әлфинур Җиһаншина Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авылында "Солнечный" балаларны савыктыру лагерында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International