ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Узган атна ахырында ТР "Нурлат урманчылыгы"  дәүләт казна учреждениесенең Чулпан кишәрлеге урманчылыгы базасында Мәктәп урманчылыкларының район слеты-конкурсы узды. Чарада катнашучыларны җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев һәм Нурлат муниципаль районы Мәгариф идарәсе методисты Ольга Тарасова сәламләде.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды.


15
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Свердлау өлкәсенең Березовка шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Ул бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

2019 елның 16 июнендә Татарстан Республикасының кайбер районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә. Болар – Яшел Үзән, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Биектау, Лаеш, Питрәч, Спас, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Сарман, Мөслим, Әлмәт һәм Лениногорск, Минзәлә муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре.


14
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елда Татарстанда "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында 4,5 млн. сумлык махсус урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алыначак.

Татарстан Республикасында урман утыртмаларына карата урман патологиясе буенча тикшеренүләр дәвам итә. Дәүләт йөкләмәсе нигезендә, быел ул 42,4 мең гектар мәйданда башкарылачак.

Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Фаразланган күрсәткечләр буенча, 2019 елның 15 июнендә республиканың кайбер муниципаль районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 12 июньдә, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган туристлык слеты узды. Чара Россия көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International