Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының беренче ротациясе чәчелеп бетте. Барлыгы 3 млн данә чыршы орлыгы һәм 1 млн данә нарат орлыгы чәчелде.
ТР "Биләр урманчылыгы" ДКУ белгечләре мәктәпләрдә Кошлар көненә багышланган чаралар уздырды. Җитәкче-урманчы урынбасары Илгиз Сөләйманов, әйтик, һәм Биләр кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Исаак Овчинников Алексеевск муниципаль районының Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар, Биләр кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Илшат Миңнебаев Чистай муниципаль районының Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.
Алабуга шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп урманчылыгын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев, 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Лариса Шишкина һәм мәктәп укытучылары катнашты.
Бүген Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә "ВНИИЛМ" ФБУ базасында "2018 елда Россия Федерациясе урман хуҗалыгының төп эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары" россиякүләм киңәшмәсе кысаларында утырышлар уза.
Казан шәһәренең 24 нче һәм 129 нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә Кошлар көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Аларны уздырганда ТР "Шәһәр яны" ДКУ хезмәткәрләре – Столбище кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Иван Игонин, Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин һ.б. катнашты.
Кичә, 25 март көнне, Лубян урман-техника көллиятендә 2018 елда студентларның эшенә йомгак ясалды. Балалар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге уңышлары өчен бүләкләнде. Көллият директоры Рим Фәхраҗиев грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырды.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышы булды.
"Ялкынны туктат!" урман янгыннарына каршы 2019 федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте.
Бүген Байлар Сабасы штп өстәл теннисы буенча РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XVIII ачык шәхси-команда россиякүләм ярышларын ябу тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айделдинов һ.б. катнашты.