ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Яр Чаллы филиалы базасында студентларның "Яшь тикшеренүче: актуаль проблемалар, казанышлар һәм инновацияләр" XXII төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды.

Дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында узган атна барышында Татарстан Республикасы урман инспекторлары тарафыннан урман законнары бозылуның 25 очрагы ачыкланды, шул исәптән 2 факт урман утыртмаларын законсыз кисүгә бәйле.


30
март, 2019 ел
шимбә

Бүген “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ базасында Халыкара урманнар көненә багышланган “Татарстан урманнарын саклыйк!” ХII ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, ТР “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев, ТР “Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Алексей Александров һәм ТР “Урман янгыннары үзәге” ДБУ директоры Айрат Әхмәров катнашты.


29
март, 2019 ел
җомга

ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Николай Мурнов мәктәпләрдә Кошлар көненә багышланган чаралар уздырды. Белгеч Әгерҗе муниципаль районының Әзи төп гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова Яшел Үзән муниципаль районының "Улыбка" 6 нчы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы" МБМББУ булды.

Иртәгә, 30 март көнне, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ базасында Халыкара урманнар көненә багышланган "Татарстан урманнарын саклыйк!" ХII ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта беркетмә йөкләмәләренең үтәлешенә багышланган аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, профиль бүлекләрнең башлыклары һәм белгечләре катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы быел чираттагы мәртәбә "Җир сәгате" Дөньякүләм акциясенә теләктәшлек белдерәчәк.

Республика урманчылыклары белгечләре урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнә.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик рәислегендә "2018 елда Россия Федерациясе урман хуҗалыгы эшенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары" темасына Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International