Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Беренче урынбасары В.А.Зубков һәм Россия урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе В.Н. Масляков Мәскәүдә узган урман комплексы хезмәтчәннәренең Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы экспозициясен карады.
Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев кунакларны ылыслы агач төре орлыкларын җитештерү һәм ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү буенча Европада иң эреләрдән саналган Урман селекция-орлыкчылык үзәге экспозициясе һәм Сабадан китертелгән утырту материалы үрнәкләре белән таныштырды. Урман үзәге продукциясе белән Идел Буе төбәкләрендә, Казахстанда һәм Әзербәйҗанда да кызыксыналар.
Россия урман хуҗалыгы җитәкчесе Виктор Масляков урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренең Бөтенроссия форумында билгеләп үткәнчә, 2011 елда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы яңа вәкаләтләр белән яңа шартларда эшләде.
«Ведомство турыдан-туры хакимияткә буйсына, бүген безнең урман хуҗалыгы комплексындагы процессларда катнашучылар белән турыдан-туры элемтәбез бар», — диде Агентлык башлыгы.Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре Форумын ачканда, В.А.Зубков чарада катнашучыларга В.В.Путин хатын укыды: «Форум башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләчәккә эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә багышланган. Тармакны үстерергә кирәклеге аермачык. В.В.Путин Форумда катнашучыларга уңышлы эшчәнлек тели».
«Мин үз исемемнән дә уңышлар телим. 2 ел элек без “Урман һәм Кеше” форумына җыелган идек. Шул вакыттан бирле бик күп эш башкарылган. Бүгенге көндә тармак зур үзгәрешләр кичерә. Инвестицион проектлар нәтиҗәле эшли, якындагы 5 елда тагын 40 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, ә бу — 40 000 яңа эш урыны дигән сүз.Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Хөкүмәт делегациясе Әзербәйҗан Республикасында эшлекле очрашуда булып кайтты. Делегация составында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты. Бакудагы очрашу вакытында Татарстан делегациясенә Әзербәйҗанның икътисади потенциалы тәкъдир ителде.
Эшлекле визит барышында Әзербәйҗан территориясендәге урманнарны яңарту өчен, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге питомникларында үстерелгән утырту материалын файдалану турында да килешенде.Мамадыш районы укытучылары конференциясендә Мамадыш районы муниципаль башкарма комитеты башлыгы А.П. Иванов Россия һәм Татарстан күләмендәге фәнни олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүләкләнүчеләр арасында “Чиста болыннар” ГПКЗ госинспекторы И.С. Ибушева да бар. И.С. Ибушеваның укучысы Р.Миңнеханов XVIII Идель Буе фәнни-экология конференциядә призлы урын яулады.Казанда “Тормышта иминлек буенча бүгенге көн мәсьәләләре: теория һәм гамәл” темасына Татарсан Республикасы ЮХИДИ оештырган II Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ике секциядә катнашты: “Икътисади иминлекнең актуаль мәсьәләләре” һәм “Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык”.
Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин “Татарстан Республикасында юл буйларында саклагыч урман полосалары” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Докладта юл буйларындагы урман полосаларының авторассалар һәм юлларда хәрәкәтне уңайлы һәм куркынычсыз итүдә мөһим булуы турында әйтелде. Моннан тыш, саклагыч полосалар эстетик һәм экологик әһәмияткә дә ия. 2011 елда республикада 3139 га мәйданда саклагыч урман полосалары утыртылды. Бу эштә Идел Буе федераль округы субъектлары арасында Татарстан беренче булып тора.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең фәнни докладлары һәм статьялары конференция йомгаклары буенча әзерләнә торган җыентыкта урын алачак.Кукмара районының Лубян авылында Лубян лесхоз-техникумы базасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре арасында инде традициягә әверелеп өлгергән чаңгы ярышлары узды. Ярышлар башта министрлыкка караган барлык “Урман” һәм “Урманчылык” дәүләт бюджет учреждениеләрендә үткәрелгән иде. Урманчылар чаңгыда бик яхшы йөрергә тиеш. Чаңгыда йөрү – аларның һөнәри осталыкларының берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Биектау районында эшлекле визиты барышында янгын-химия станциясендә булды. Биектауда III типтагы янгын-химия станциясе Татарстан территориясендәге шушы типтагы дүрт станциянең берсе һәм ул республиканың төньяк-көнбатыш районнарында урман янгыннарын сүндерү өчен оештырылган.
“Балтач” дәүләт табигый заказнигы администрациясе “Хыял” яшьләр үзәге белән берлектә кыш көне балык тотучылар арасында «Без балык тотуның тыелган ысулларына каршы!» дигән девиз астында ярыш оештырды. Ярышта Балтач һәм Арча районнарыннан барлыгы 76 балыкчы катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Хөкүмәт делегациясе Әзербәйҗан Республикасында эшлекле очрашуда булып кайтты. Делегация составында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты. Бакудагы очрашу вакытында Татарстан делегациясенә Әзербәйҗанның икътисади потенциалы тәкъдир ителде.
Эшлекле визит барышында Әзербәйҗан территориясендәге урманнарны яңарту өчен, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге питомникларында үстерелгән утырту материалын файдалану турында да килешенде.