Әлмәт муниципаль районы Урман-Кәләй урта белем бирү мәктәбе базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены узды. Ярышларда 4 команда катнашты, алар 8 нче сыйныф укучыларыннан формалаштырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Урман сертификациясе" ҖЧҖ сертификат программалары директоры Алексей Савулиди белән очрашты. Очрашуда министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, "Урман сертификациясе" ҖЧҖ сыйфат буенча директоры Евгений Викулов катнашты.
Бүген Министрлыкта "Урман транспорт компаниясе" АҖ 2018 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, Министрлык бүлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Узган атна азагында Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин истәлегенә хоккей турниры узды.
ТР Әгерҗе муниципаль районында 2019 елның янгын чыгу куркынычы янаган чорына әзерлек эше дәвам итә. ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Шаршады кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Өлфәт Галиев Кадрәк һәм Шаршады авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашулар барышында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм урман фондына терәлеп торучы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән һәм чәчүлек калдыкларыннан чистарту мәсьәләләре каралды.
"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре "Идел буе дәүләт технологик университеты" ЮББ ФДБМУ Урман һәм табигатьтән файдалану институтында булдылар. Делегация составында филиал җитәкчесе Надежда Кузякина, аның урынбасары Венера Ефременкова һәм инженер-урман патологы Светлана Кармакова бар иде.
Бүген Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ III типтагы янгын-химия станцияләрендә 2019 елдагы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды.