Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды.
Бүген Биектау авылындагы «Казан арты» ял һәм мәдәният паркы стадионында Татарстан Республикасының ирекле янгын сагы бүлекчәләре арасында Сабантуй элементлары белән республика ярышлары узды.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Татарстан Республикасында 2022 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман орлыкчылык объектларын карау буенча эшләр алып барыла.
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының төп күрсәткечләренә ирешү максатларында, Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары урманнарны контрольдә тоту буенча чаралар, урман кишәрлекләренә планлы (рейдлар) тикшерүләр үткәрә.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең 82 төбәгеннән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рейтингында 5 нче урынны алды.
Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза.
Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында урман фонды территориясендә янгыннарны профилактикалау эше көчәйтелгән.
«Нурлат урманчылыгы» ДКУ Восход кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Илдар Йосыпов Нурлат районының Иске Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Зеленый оберег» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.
Алабуга урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү эшләре дәвам итә.