ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Быелның 17 октябрендә Татарстанда су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Вода России» россиякүләм акциясе кысаларында чаралар узды.

Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан һәм «Әниләр аллеясы» скверына нигез салынган.

Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Арча урманчылыгының Балтач кишәрлегендәге 154 нче кварталда урнашкан базислы урман питомнигында булдылар.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Лубян урман-техника көллиятендә «Макулатура тапшырып, агачны саклап кал» экологик акциясе узган. Барлыгы 200 килограммнан артык макулатура җыелган.

Арча районы Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары Арча урманчылыгының Сурнар участок урманчылыгында булып киткәннәр.

«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «2Б» сыйныф укучылары өчен Тыюлык хезмәткәрләре көненә багышланган лекция үткәргән.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районының Аксубай бистәсендә яр буен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган.

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.

«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында имән чикләвеге чәчкән.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының «2020 елның көзге чорында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны янгыннардан саклауны оештыруның беренчел чаралары турында»гы боерыгы нигезендә, коры һава торышы булу сәбәпле, Чирмешән урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International