Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында балаларны савыктыру лагерьлары эшен тикшерде. Тикшерү балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия эше планы нигезендә үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лубян урман-техника көллияте" ДБУ абитуриентлары белән очрашты. Очрашуда көллият директоры Рим Фәхраҗиев, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылык җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Анда министр урынбасары, эшләр белән идарә итүче, Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР мәктәп урманчылыкларының III слетына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.
Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары уку практикасы уза.
"Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ТР ДБУ хезмәткәрләре урман корткычларының барлыкка килүенә һәм таралуына күзәтчелек итә. Шулай итеп, белгечләр кара нарат мыекбаен, парсыз һәм Себер ефәк күбәләген тоту өчен 20 феромон тоткыч урнаштырды.
Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 22 июленә булган мәгълүматларга караганда, яшь агачларны карау 1,3 мең га мәйданда башкарылган.
Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының икътисад, дәүләт заказлары урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультантына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс узды.
"Казан (Идел буе) федераль университеты" ФДББУ 3нче курс студенты Илсур Җиһаншин "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәге базасында уку практикасын узды.
Бүген ТР "Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белгечләре Балык Бистәсе районы Шомбыт урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар белән очрашты.