ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары урманнарда 450 патруль башкарган һәм урман законнары бозылуның 9 очрагын ачыклаган, шул исәптән Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 2 очрагы теркәлгән. Урман фондына китерелгән зыян 6,2 мең сум күләмендә бәяләнә.

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты ачылды.

2019 елның 10 августында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ чыгарылыш сыйныф укучыларының ел саен традициягә әйләнгән очрашуы булачак.


26
июль, 2019 ел
җомга

2015 елдан башлап Россия Федерациясендә ЛесЕГАИС системасы эшли башлады. Әлеге система агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу, шулай ук тапшырылган мәгълүматны анализлау һәм алынган белешмәләрне тикшереп тору өчен билгеләнгән.

2019 елның 29-31 июлендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узачак.

ТР "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ Котлы Бөкәш кишәрлеге урманчылыгының 37 кварталына караган урман фонды территориясендә 230 еллык сабакчалы имән табылган. Агачның яшен урманчылык белән "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы "Көнчыгыш-Европа урманчылыгы УСС" хезмәткәрләре билгеләгән.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урман фонды янәшәсендә урнашкан коммерциясез бакчачылык ширкәтләре әгъзалары арасында аңлату эшләре алып бара. Әйтик, кичә, 24 июльдә, мондый очрашу Тукай муниципаль районының Иске Дөреш авылында "Дубравушка" ширкәтендә узды.

Агымдагы елның июль аенда Урман янгыннары үзәгенең диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына "112" системасы аша гражданнардан "Урманда адаштым" дигән хәбәр белән 13 мөрәҗәгать кергән. Бу кешеләрнең барысы да кишәрлек урманчылары һәм ГТХМ хезмәткәрләре ярдәмендә урманнан уңышлы гына чыгарылган.

Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьев рәислегендә узган Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты киңәшмәсендә төбәкләр тарафыннан гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен коры-сары әзерләү һәм җыю өлкәсендә федераль закон нормаларының үтәлешен карады.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Аерылып торучы татарстанлыларга бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International