ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.

2021 елның 7 сентябрендә, 10.00 сәгатьтә дистанцион форматта мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм остазлары, урман хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен Россиякүләм киңәшмә узачак.

Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы тапшырыла.


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 25 августындагы 780 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 25 августтан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре дәвам итә.


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды.

Лубян урман-техника көллиятендә яңа уку елына әзерләнәләр.

Татарстанның Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино һәм Биектау кишәрлекләренә караган урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклаган һәм әлеге урыннарны тәртипкә китергәннәр.


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 24 августында республиканың күпчелек территориясендә янгын чыгу куркынычының – IV, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Азнакай, Кайбыч, Апас, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Актаныш, Тукай районнары территориясендә V классы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International