«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ «Татарстан урманнарын саклыйк!» XIV ачык конкурсына йомгак ясаган.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды, анда 2021 елда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча ярдәмче система көчләре һәм чаралары җәлеп ителде.
Бүген Министрлыкта Актаныш муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
ТР «Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Мәлбагыш кишәрлеге урманчылыгы белгечләре «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән декоратив-гамәли һәм рәсем сәнгате конкурсы үткәргән
Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында «кар каралту» эшләре алып барыла.
Россиянең Урман химаячеләре советы (FSC) «Елның яшел проекты – 2021» премиясенә гаризалар кабул итә башлаган, ул урманга бәйле тотрыклы үсеш өлкәсендә Россиядә алдынгы тәҗрибәләрне һәм инициативаларны эзли һәм бүләкли.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «ТатарстанОнлайн» программасының туры эфирында катнашты, эфир барышында республикада урман комплексының торышы, алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде, шулай ук социаль челтәрләр аша алынган гражданнарның сорауларына җавап бирде.
Казан шәһәре, Совет районының 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Нәзирә Хәкимова «Ел укучысы» конкурсының район этабында 2 нче урын яулаган.
27 мартта ел саен уздырыла торган «Җир сәгате-2021» экологик акциясе үткәреләчәк.