ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы урманчылыкларында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан чаралар уза. Шулай итеп, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ участок урманчылары һәм урман мастерлары катнашында семинар оештырылды. Җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова катнашучыларга аеруча киң таралган коррупция җинаятьләре һәм алар өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.

Ютазы районындагы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар макулатура җыю буенча #БумБатл Бөтенроссия акциясендә катнашкан. Укучылар көче белән барлыгы 320 кг макулатура җыелган.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина һәм урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасына барган.

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән берлектә, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылган.


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең IV советының коррупциягә каршы көрәш буенча пленар утырышы узды.

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылган. Аның кысаларында белгечләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Маяк» һәм «Сарман» район газеталарына язылган.

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ белгечләре Лаеш муниципаль районының Орловка төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Матюшинский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел панносы ясау буенча мастер-класс үткәргән.

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе» берлегенең XXVIII хисап-сайлау конференциясе узды.

СOVID-19 йоктыру хәтәре югары булган эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын эпидемиологик хәлне тотрыклыландыру чорына кадәр күчерү турында хәбәр итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International