ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чишмәләребезне саклыйк» дигән табигать саклау акциясе үткәргән.

Урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләре белән урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә.

Сабаның 2 нче «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДКУ «Ябалак» паркына барганнар.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 22 нче октябрендә, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының агымдагы елның 3нче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак.

«Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Минем яраткан төбәгем» дигән балалар рәсем конкурсы уздырган.

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре участок урманчылыкларындагы остаханәләргә көзге ревизия үткәрә.

«Экологик культура» Бөтенроссия конкурсының көзге этабына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Быелның 17 октябрендә Татарстанда су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Вода России» россиякүләм акциясе кысаларында чаралар узды.

Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан һәм «Әниләр аллеясы» скверына нигез салынган.

Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Арча урманчылыгының Балтач кишәрлегендәге 154 нче кварталда урнашкан базислы урман питомнигында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International