ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы урман янгыннарына каршы көрәшнең интерактив картасын әзерләгән һәм эшләтеп җибәргән: http://www.mnr.gov.ru/activity/fire-map/.

Кичә, 1 сентябрьдә, ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Чишмә участогы урманчысы Николай Дорофеев Чирмешән районы Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районына эш визиты белән барды.

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урманчылыгы» ДКУ утырышлары эшендә катнашты. Аларда 2020 елның 8 ае эчендә учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясалды.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч профсоюз оешмасы Урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урман – безнең байлыгыбыз» һәм «Урман – безнең төп мәнфәгать» конкурсларын үткәрә.

Агымдагы елның 24-30 август көннәрендә дәүләт урман инспекторлары Татарстан урман фонды җирләренә 366 патрульлек үткәргән. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 3 очрагы ачыкланган.

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге инженер-урман патологлары Зеленодольск урманчылыгының Әйшә участогында «Лесная поляна» ял базасы территориясендәге урман утыртмаларына урман патологиясе буенча тикшерү үткәргән.


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген министрлыкта Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча беренче киңәшмә узды.

Кичә, 27 августта, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган волейбол ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International