Бүген урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты.
Аксубай урманчылыгының Аксубай участогы территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
18 августта «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Расыйх Фәтхетдинов урман тармагы ветераны Хәмзүнә Латыйпованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданнарны кабул итте.
Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Читтән торып мониторинглау мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел 18 августка Татарстан Республикасы территориясендә 584 термик нокта теркәлгән.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы» республика смотр-конкурсы комиссиясе утырышы булып узды.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарня яклау үзәге белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре белән берлектә, Шәһәр яны, Зеленодольск, Арча һәм Исләйтар урманчылыклары территориясендә урнашкан урман орлыкчылык объектларында вак ылыслы токым орлыкларын хуҗалык өчен җыю мөмкинлеген билгеләгән.
РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Табигать белән гармониядә» конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган.
Кичә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды. Анда ул «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ өчен «2020 елның 7 аенда учреждениеләрнең эш йомгаклары турында» темасына җыелыш үткәрде.