Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 22.05.2023 ел, №621 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 14 майдан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды.
Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара.
«Зәй урманчылыгы» ДКУ Зәй кишәрлеге урманчысы Илсур Мөбарәкшин Зәй муниципаль районының 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган.
Бүген Казанда «Казан Экспо» ХКҮ базасында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы – Россия Федерациясенең һәм ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлеген оештыру өчен төп мәйданчык үз эшен дәвам иттерде.
Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 20-29 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычлыгының IV классы сакланачак, көнчыгыш районнарда урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычлыгының V классы көтелә.
«Алабуга урманчылыгы» ДКУ урманны торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта мәктәпнең «Кукушка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Бал кортларының табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле» темасына дәрес уздырган.
Аксубай бистәсендә ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә багышланган «Уяну» экологик фестивале үткәрелгән.
«Бөгелмә урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә «Урманнны янгыннан саклагыз» дигән рәсем конкурсына йомгак ясалган.
«Порт» яшьләр үзәге базасында Зеленодольск шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узган.