«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында нарат күркәләрен җыюга керешкәннәр.
Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм педагогларның һөнәри стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучы хезмәткәрләрне методик тәэмин итү һәм аларга ярдәм итү системасы» республика семинарында катнашканнар.
Ютазы муниципаль районының Ютазы урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән экологик акция узган.
«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар, биология укытучысы Динә Шәфигуллина белән берлектә, Чирмешән районының Чирмешән лицеенда «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән тематик чара уздырганнар.
Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә.
2022 ел башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары тарафыннан республиканың урман фонды җирләрендә 28,6 мең мәртәбә патрульлек үткәрелгән.
Кошлар өчен җимлекләр XI интернет-конкурсына эшләр кабул ителә башлаган. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.
Татарстанның урман хуҗалыгы вәкилләре Россиякүләм экологик диктантында катнашалар.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш визиты белән барды.
«Азнакай урманчылыгы» ДКУ Чатыртау һәм Сарман кишәрлекләре хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенә караган «Березка» мәктәп урманчылыгында һәм Сарман урта мәктәбенең «Юные лесоводы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Песнәкләр көне» дигән тематик чаралар үткәргәннәр.