«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елда «Урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы» дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү эше дәвам итә.
Социаль әһәмиятле «КультТур» «Белергә һәм истә тотарга» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активистлары Лубян урман-техник көллиятендә кунакта.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең 9 «Б» класс укучылары «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ күркә киптерү бинасында булганнар.
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарны саклауны тикшерү һәм анализлау бүлеге хезмәткәрләре бүлек башлыгы Валерий Захаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасының кайбер урманчылыкларында булдылар.
Урман корылышы буенча VI Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институты галимнәре тәкъдим иткән беренче прибор – агачларның диаметрларын үлчәү өчен электрон үлчәү сәнәге.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында базислы урман питомникларында утырту материалларын инвентаризацияләүгә йомгак ясалды.
Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының документлар белән тәэмин итү белгече Оксана Горбатенко Зеленодольск районының Әйшә урта мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны саклау һәм яклау» темасына дәрес үткәргән.
Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2022 елда башкарылган урман саклау чараларының нәтиҗәләре каралды.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Россиякүләм экологик диктантта катнаштылар.