«Болгар урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Павел Алексеевич Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән очрашу оештырды.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасында COVID-19 инфекциясе таралу һәм Министрлыкта коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча профилактик чаралар җыелмасы турында фикер алыштылар.
«Азнакай урманчылыгы» ДКУ Мәлбагыш кишәрлеге хезмәткәрләре «Агач утырт» акциясе кысаларында Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә ылыслы агачлар утыртуны оештырды.
Татарстан Республикасында 2021 елга бирелгән дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Алабуга урманчылыгы» ДКУ территориясендә урман культураларын инвентарьлау һәм аларны урманнар урнашкан җиргә утырту буенча тикшерү белән чыкты.
География укытучысы Гүзәлия Шиһапова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәйретдинова җитәкчелегендәге «Табигать сере» экология түгәрәге эшчәнлеге кысаларында «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары «Арча урманчылыгы» ДКУ Балтач кишәрлегенең урман остасы Марсель Низаметдинов һәм «Балтач» тыюлыгы инспекторлары белән берлектә кыргый хайваннар өчен җимлекләр әзерләүдә катнашканнар.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясендә урман һәм агач материаллары нигезендә биржа сәүдәсен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
«Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Төрнәс урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Зеленые» мәктәп урманчылыгы укучылары «Нурлат урманчылыгы» ДКУ Мамык кишәрлеге урманчысы Наилә Сафиуллина белән берлектә мәктәп яны кишәрлегендә 50 нарат һәм чыршы үсентесе утырткан.
Бүген Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Россия прокуратурасының 300 еллыгына багышлап истәлекле агачлар утыртылды. Акция Көек авылында «Алгоритм» технологик лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе территориясендә узды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2021 елда урманчылыкларга инвентаризация материалларының дөреслеген тикшерүгә кереште. Ноябрь ахырына кадәр белгечләргә 31 урманчылыкның урман фонды территориясендә һәм 31 урман хуҗалыгының урман питомникларында булырга туры киләчәк.