National Geographic Traveler журналы илебезнең туристлык мөмкинлекләренә багышланган «Россия хәзинәләре» онлайн тавыш бирүне башлап җибәргән.
Бүген Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык дәүләт граждан хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка бара торган балалары белән очрашты.
Бу атнада Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Мюд, Яңа Кармәт, Иске Тимошкино һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләре гражданнары җыеннары узды. Аларда «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны барышы турында доклад белән чыгыш ясады.
Быелның 28 августында Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында соңгы экологик бәйрәм узачак, аны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.
2021 елның 7 сентябрендә, 10.00 сәгатьтә дистанцион форматта мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм остазлары, урман хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен Россиякүләм киңәшмә узачак.
Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы тапшырыла.
Бүген Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 25 августындагы 780 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 25 августтан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела.