ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстан Республикасы урман комплексы ветераннары!


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды.

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Яңа ел алдыннан «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Рус Акташы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балалар белән очрашкан.

Түбән Кама районы Красный Ключ урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында «Яшә, чыршыкай!» табигать саклау акциясе кысаларында «Креатив чыршы» конкурсы уздырылган.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман утыртмалары үсми торган һәм урманнарны яңадан торгызуны таләп итә торган җирләрне дистанцион зондлау технологияләрен кулланып ачыклау (инвентаризацияләү) эшенә йомгак ясалган.

«Нурлат урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Ак каен», «Яшь урманчылар», «Яшел патруль», «Росток», «Яшь урманчы» һәм «Зеленые» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар арасында «Балалар күзлегеннән урман» дигән рәсем конкурсы үткәргән.

Баулы районы Алексеевск төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында катнашучылар җыелышы булып узган.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды.

Бүген Министрлыкта «Урман транспорт компаниясе» АҖнең 2020 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International