Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Алабуга урманчылыгы» ДКУ территориясендә урман культураларын инвентарьлау һәм аларны урманнар урнашкан җиргә утырту буенча тикшерү белән чыкты.
География укытучысы Гүзәлия Шиһапова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәйретдинова җитәкчелегендәге «Табигать сере» экология түгәрәге эшчәнлеге кысаларында «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары «Арча урманчылыгы» ДКУ Балтач кишәрлегенең урман остасы Марсель Низаметдинов һәм «Балтач» тыюлыгы инспекторлары белән берлектә кыргый хайваннар өчен җимлекләр әзерләүдә катнашканнар.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясендә урман һәм агач материаллары нигезендә биржа сәүдәсен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
«Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Төрнәс урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Зеленые» мәктәп урманчылыгы укучылары «Нурлат урманчылыгы» ДКУ Мамык кишәрлеге урманчысы Наилә Сафиуллина белән берлектә мәктәп яны кишәрлегендә 50 нарат һәм чыршы үсентесе утырткан.
Бүген Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Россия прокуратурасының 300 еллыгына багышлап истәлекле агачлар утыртылды. Акция Көек авылында «Алгоритм» технологик лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе территориясендә узды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2021 елда урманчылыкларга инвентаризация материалларының дөреслеген тикшерүгә кереште. Ноябрь ахырына кадәр белгечләргә 31 урманчылыкның урман фонды территориясендә һәм 31 урман хуҗалыгының урман питомникларында булырга туры киләчәк.
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең «Тополек» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Минзәлә урманчылыгының Юртау кишәрлегендәге 155 нче кварталда урнашкан базислы урман питомнигында булганнар. Балалар өчен экскурсияне «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев үткәргән.
Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә инструкторлык-методика дәресләре (күнекмәләр) үткәрелә.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында ВКонтактеда экочеллендж белән мини кушымта эшли башлаган.
Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе дәвам итә.