Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.
РФ ФҖ Дәүләт Думасы өченче укылышта агач әзерләү, аны ташу һәм эшкәртүнең барлык этапларын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул иткән. Бу процесста төп рольләрнең берсе булып урман комплексын цифрлаштыру, агачны исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын модернизацияләү торачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә.
ТР «Идел буе урманчылыгы» ДКУда 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Россиянең FSC коммерциясез оешмасы «Урман волонтерлары» платформасын эшләтеп җибәргән.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2020 елдагы эш йомгаклары һәм 2021 елгы бурычлары.
2021 елның гыйнварында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл җирлекләре гражданнары җыеннары башланып китте.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчысы билгеләнде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 декабрендәге 2164 номерлы карары белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карары белән расланган Урман законнары бозылу нәтиҗәсендә урманнарга һәм аларда булган табигый объектларга китерелгән зыянны түләү үзенчәлекләренә карата 4 нче кушымтага үзгәрешләр кертелүе хакында искәртә.
Саба районы Лесхоз урта мәктәбендә «Язмышыңны ничек итеп урман белән бәйләргә һәм уникаль урманчы һөнәрен кайда алырга» дигән темага әңгәмә үткәрелгән.