ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ учреждениесендә 2020 елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды.

Кичә, 2 сентябрьдә, Алабуга урманчылыгының Менделеев участогындагы кишәрлек урманчысы Әгъмәл Мөхәммәтҗанов һәм урманнарны торгызу инженеры Оксана Смирнова Менделеевск шәһәренең «Берендеево царство» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы урман янгыннарына каршы көрәшнең интерактив картасын әзерләгән һәм эшләтеп җибәргән: http://www.mnr.gov.ru/activity/fire-map/.

Кичә, 1 сентябрьдә, ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Чишмә участогы урманчысы Николай Дорофеев Чирмешән районы Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районына эш визиты белән барды.

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урманчылыгы» ДКУ утырышлары эшендә катнашты. Аларда 2020 елның 8 ае эчендә учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясалды.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч профсоюз оешмасы Урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урман – безнең байлыгыбыз» һәм «Урман – безнең төп мәнфәгать» конкурсларын үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International